Результаты поиска
- Манарасыз мәчеттә торучы балалар, анда яшәгән вакытларда сәер-сәер хәлләргә юлыгып, андагы хәлләр турында төрле чышын-пышын хәбәрләр йөрсә дә, аның көнкүрешенә бернинди дә үзгәреш кермичә, ул һаман интернат булып кала бирде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Тик мәчет үзедерме, әллә аның үлмәгән рухыдырмы, көзге җилләрдә иске калайларга һаман тынгылык бирми, аларны төя-төя, яргаланып беткән такта араларына кереп сызгырынып тузына-тузына, язмышыннан ризасызлыгын белдереп улый-улый, авыл өстенә үзенең моң-зарын, каргышын чәчеп торды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Ничә йөз еллар элек чукындырылудан качып динен, иманын, милләтен сатмас өчен иленнән китәргә мәҗбүр булып чит 7 җирләрдә төпләнеп яшәп калган горур, башбирмәс ата-бабаларыбызның изге рухы тагын тынычлыгын югалтып, тагын авыр сынау алдына басты … Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- һич айный алмый, үзе дә игелек күрми, шул эчүе аркасында хатыныннан аерылып, артыннан ияртеп кайткан бердәнбер кызына да көн яктысы күрсәтмәде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Гадәттә, эчәргә ярата торган барлык ирләр кебек үк, айнык чагында искиткеч яхшы, йомшак күңелле, изгелекле-игелекле, ни кушсаң да, барысын үтәргә, сорасаң, җәһәннәм базына кереп чыгарга да әзер булган бу адәм заты эчсә, иблис алыштырып куйган кебек үзгәрә иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Кыска буйлы, төп кебек таза, табак битле, ярым пеләш башлы, шешенеп беткән кысык күзле, кызыл йөзле, билен каеш белән буып куеп, йомшак кына баскалап, тавыш-тынсыз гына кайтып керә дә, дөньясына булган бар ачуын, нәфрәтен шул газиз, ятим, ничек кенә җәберләсә дә, сабыйлыгы белән барысын кичереп, гафу итеп, хәтта шушы әтисе биргән тормышка риза да булып яшәргә тырышып ятучы, яратыр башка кешесе булмаганга, әтиләрне ничек булсалар да яратырга кирәк дип уйлаганга, аны чиксез яратучы кызына чыгарып, үзенең бәхетсезлекләренең сәбәбен дә ирексездән аңа кайтарып калдырып, өйне тузгытырга, билендәге каешын чишеп алып селтәнгәләргә, әшәке сүзләр белән сүгенә-сүгенә әйберләрне кыйнарга тотына иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- ә Галиясе, сабый Галиясе, аның, ниһаять, йоклап китүенә Ходайга мең рәхмәтләрен укып, идәнгә сузылып яткан әтисенең баш астына мендәрен куеп, чебен-черкиләр борчымасыннар өчен битенә чүпрәк, өстенә одеялын каплап, гадәттәгечә, куркуыннан тиз генә тынычлана алмаганга, чираттагы йокысыз төнен 9 уздырыр өчен яраткан урыны – тәрәзә төбенә менеп утыра иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Бары тик шушы тынлыкка, җанына рәхәтлек бирә торган тынлыкка кереп югаласы гына килә. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Йоклаганда астына ук кереп беткән юрганын сөйрәп чыгарып, башыннан ук ябынып, сыңар күзе белән генә әтисен күзләргә кереште. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- әтисе юынып бетереп өстәл янына килде дә: – Йокла! Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ